Казан шәһәре "РЖД (Рәсәй тимер юлы) - Медицина" “Клиник хастаханәсе”нең шәхси учреждениесы. Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Н.Ершов урамы, 65 нче йорт.Казан шәһәре "РЖД (Рәсәй тимер юлы) -Медицина" “Клиник хастаханәсе”нең шәхси учреждениесы. Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Н.Ершов урамы, 65 нче йорт.Тимер юл хастаханәсенә – 126 ел!
Аның тарихы еракларга барып тоташа. 1894 нче елны, иң беренчеләрдән булып, Свияжск һәм Казан юллары арасында йөк һәм юлчы тимер юл хәрәкәте ачыла. 100 чакрым саен, тукталышларда халыкка медицина ярдәме күрсәтү бүлекләре оештырыла. Алар акрынлап заманча җиһазландырылган медицина үзәкләренә әйләнәләр. Бөек Ватан сугышы елларында да, республиканың барлык оешмалары кебек үк, Тимер юл хастаханәсе сугышчыларның сәламәтлеген торгызу буенча бурычны үз өстенә ала. 1967 нче елда хастаханә Ершов урамының 64 нче йортына урнаша.
Хәзерге вакытта хастаханә Рәсәй тимер юлының медицина өлкәсенә караган, барлык таләпләрне үти торган, күпфункцияле үзәк булып тора. Ятып дәваланучылар бүлеге (стационар) 200 дән артык кешегә исәпләнгән. Һәркөнне дистәләгән кеше хастаханәнең неврология, хирургия, урология, лор, физиотерапия бүлекләрендә дәвалана.
Ел дәвамында 200 мең кешегә барлык төрдәге медицина ярдәме күрсәтелә. Медицина эшчәнлегенең фәнни өлеше клиник укыту бүлекләре белән берлектә оештырыла: Эндоскопия, гомуми һәм пластик, реконструктив курслар белән Казан дәүләт медицина академиясенең эндоскопик хирургия кафедрасы, Гериатрия белән Казан дәүләт медицина академиясенең терапия һәм гаилә медицинасы кафедрасы, Казан дәүләт медицина академиясенең эндокринология кафедрасы, Казан дәүләт медицина университетының неврология һәм реабилитация кафедрасы.
Баш табиб: Галиуллин Олег Фәрит улы, Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. 2016 нчы елның 10 нчы ноябрендә - Казан станциясендә урнашкан хастаханәгә баш табиб ярдәмчесе, ә 2019 нчы елның 6 нчы маенда Казан шәһәре "РЖД (Рәсәй тимер юлы)-Медицина" “Клиник хастаханәсе”нә баш табиб итеп билгеләнә.
Медицина бүлеге буенча баш табиб ярдәмчесе: Белоног Светлана Ибраһим кызы, Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. 2019 нчы елның 7 нче июнендә Казан шәһәре "РЖД (Рәсәй тимер юлы)-Медицина" “Клиник хастаханәсе”нә эшкә кабул ителә.
Поликлиника бүлекләре эшләре буенча баш табиб ярдәмчесе: Решетников Николай Михаил улы. С.В. Курашов исемендәге Казан медицина институтын тәмамлаган. 2021 нче елның 9 нчы июлендә Казан шәһәре "РЖД (Рәсәй тимер юлы)-Медицина" “Клиник хастаханәсе”нә эшкә кабул ителә.
Клиник-эксперт эше буенча баш табиб ярдәмчесе: Ильина Галина Михайловна. Пермь дәүләт медицина институтын тәмамлаган.